Барлык яңалыклар

Исерек дустын рульгә утыртасы килмәгән ир һәлак булган (ВИДЕО)

Исерек кеше белән бәйләнсәң, юньлегә түгел инде ул. Эх!..

БРның ДАИсеннән.
Фото:БРның ДАИсеннән.

Уфа районы полицейскийлары Жуково авылында узган төндә теркәлгән аварияне тикшерә. Кызганычка каршы, авария нәтиҗәсендә  27 яшьлек   ир-ат һәлак булган.

Mash Batash Телеграм-каналы язуынча, һәлак булган ир исерек дустын руль артына утырмаска үгетләп,  аны кузгалып китүдән туктатырга теләп, машина капотына менгән. Әмма видеокамерадан күренүенчә, руль артындагы иргә “диңгез тубыктан”, ул югары тизлектә балалар бакчасы тирәсенә килеп чыга да, тротуар коймасына барып менеп, дустын шунда харап итә...

“Медицина тикшерүе машина йөртүченең канында 0,658 мг/л алкоголь барлыгын күрсәтә. Авария очрагы буенча  тикшерү оештырылган. Водитель әле полиция бүлегендә. Аңа карата җинаять эше ачу мәсьәләсе карала”,  – диләр  ведомствода. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: