-13 °С
Болытлы
Мошенниклар телефон номеры аша кешеләрнең «дәүләт хезмәтләре» ("госуслуги") аккаунтларына кереп, бөтен мәгълүматны белә ала.
Алар кулланышта булган иске SIM-карталарны сатып алалар да, интернетта шушы номер белән элек теркәлгән социаль челтәрләргә һәм сайтларга керәлар икән. Алай гына да түгел, җинаятьчеләр шулай ук банклардагы шәхси кабинетларга да керә ала, ди. Шуңа күрә, кулланмый башлаган элеккеге номерларны барлык мөһим хезмәтләрдән өзәргә кирәк, чөнки мобиль операторлар моның өчен җаваплы түгел.
Автор фотосы.
Чыганак: Лента. ру