Барлык яңалыклар

Уфада яшәүче ир самолетта стюардессаларга бәйләнгән

Пилотлар кабинасына да бәреп кермәкче булган. 

Русия Эчке эшләр министрлыгының транспорттагы Уфа линия идарәсе тикшерү бүлеге хезмәткәрләре һава транспортында җәмәгать тәртибен тупас бозу турындагы җинаять эшен тикшерүне тәмамлады. “Башинформ” агентлыгына  ведомствода хәбәр итүләренчә, 29 мартта Иркутск – Уфа самолетында Башкортстаннан 43 яшьлек исерек ир-ат пассажирларга карата сүгенгән, алар белән сугышкан, стюардессаларга бәйләнгән, хәтта пилотлар кабинасына эләгергә тырышкан, ә бу, үзегез беләсез, очышка  хәвеф белән яный.

“Ул стюардессаларны да тоткалады, аякларын сыйпады, берсенең өстенә егылды хәтта. Үзен әхлаксыз тотты. Аңа кисәтү ясаганда, дебошир мыскыллы көлде генә. Ул шулкадәр исерек иде, Уфага очып төшкәнне хәтта аңламады да. Ул вахтовик булып эшлидер, дип уйлыйм”, – дигән вакыйганың шаһиты.

Дебоширны башка пассажирлар да кулларын пластик пломбалар ярдәмендә беркетеп куеп туктатырга тырышкан, әмма котырынган ир аларны өзеп ташлаган һәм хулиганлк кылуын дәвам иткән. Самолет Уфага төшү белән аны полиция линия бүлегенең дежур частена алып киткәннәр.

Аңа карата “җәмәгать урыннарында исерек хәлдә булу” маддәсе буенча административ хокук бозу турында протокол төзелгән, шулай ук “хулиганлык” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Җинаять эше судка җибәрелгән. Әлеге маддә санкцияләрендә каралган максималь җәза – биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү.

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: