Барлык яңалыклар

Чит кешенең банк картасын урлап, акчасын туздырган

Хәзер ярты миллионга якын акчаны ничек кайтарыр икән?..

Чит кешенең банк картасын урлап, акчасын туздырган
Чит кешенең банк картасын урлап, акчасын туздырган

Бөре районында полициягә 1961 елда туган хатын-кыздан аның банк картасын урлаулары турында гариза тапшырылган.  Берникадәр вакыт үткәннән соң картадагы акча  белән төрле әйберләр, товарлар  сатып алулары билгеле була. Шулай итеп, явыз ниятле кеше чит кеше картасыннан 400 (!) мең сумга якын акча урлаган.

Тәртип сакчылары “Урлау” маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Алар шик астында булган  30 яшьлек  хатынның шәхесен ачыклаганнар. Хатын үз гаебен таныган. Аны сак  астына алганнар.

Чит кеше картасыннан акча урлаучы карак хатынга  6 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный, дип хәбәр итәләр  Эчке эшләр министрлыгының БР буенча матбугат хезмәтендә.

Фото:  zhukvesti.ru

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: