Барлык яңалыклар

14 кеше шаурма ашап агуланган

Тиз туклану ноктасын ачкан эшкуарга тиздән суд булачак. 

БР буенча Роспотребнадзор идарәсеннән.
Фото:БР буенча Роспотребнадзор идарәсеннән.

Мәләвездә   шаурма белән күпләп агулауда гаепләнүче эшкуарга суд булачак.  БР Прокуратурасында хәбәр итүләренчә, былтыр май аенда эшкуар шаурманы  ризык әзерләү,  азык-төлек, ашханә кирәк-яракларын  эшкәртү һәм юу, хезмәткәрләрнең шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү шартлары, кайнар су белән тәэмин итү һәм су чыгару системасы,  дезинфекцияләү  җайланмалары һәм чаралары булмаган бинада саткан.

Моннан тыш, коммерсант эшкә медицина тикшерүе, һөнәри гигиена әзерлеге һәм аттестация үтмәгән, махсус киемнәре булмаган хезмәткәрләрне җәлеп иткән.

Шаурма сату ноктасы ачылган көнне 14 кеше, шул исәптә балалар да, үзләрен начар хис иткән һәм агулану билгеләре белән дәваханәгә мөрәҗәгать иткән. Кайберәүләргә госпитализация таләп ителгән.

Гаепләнүче үзенең гаебен таныган. Җинаять эше Мәләвез район судына юнәлтеләчәк. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: