Барлык яңалыклар

Зиратка туганнары каберләре янына килгән кызны талаганнар

Әстагъфирулла!

Ксения Калинина
Фото:Ксения Калинина

Бөре районында 23 яшьлек кыз полициягә мөрәҗәгать иткән. Ул зиратка туганнары каберенә барганда билгесез адәм һөҗүменә дучар булган. Студент кызга исерек ир бәйләнгән, аңардан акча таптырган. Башта кыз бәйләнчек иргә игътибар итмәскә тырышкан, әмма янауларга күчкәч, үзе белән алган  2 мең сум акчасын бирергә мәҗбүр булган. Иргә бу акча җиткән, ул тиза арада “табышы” белән юкка чыккан.

Ә студент кыз полициягә мөрәҗәгать иткән.

Алар  җинаятьченең шәхесен ачыклаган һәм тоткарлаган. Һөҗүм итүче – 37 яшьлек ир. Ул моңа кадәр караклык, кеше милкенә зыян салганы һәм машина урлаганы өчен  хөкем ителгән булган. Барын да сөйләп биргән ир акчаларның берникадәр өлешен студент кызга кайтарган. Кеше талау очрагы буенча җинаять эше кузгатылган.

Чыганак: bashinform.ru 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: