Барлык яңалыклар

Судьялар да ялгыша

Кем үз гомерендә бер мәртәбә дә ялгышмадым дип әйтә ала икән?

Судьялар да ялгыша
Судьялар да ялгыша

     Адәм баласы хатадан хали түгел, диләр. Үз гомерендә бер мәртәбә булса да ялгышмаган кеше юктыр ул. Бу судьяларга да кагыла. 28 майда Башкортстан Республикасы судьяларының квалификация коллегиясе Уфада яшүсмерне законсыз хөкем иткән өч судьяны отставкага җибәргән. Бу хакта БР судьяларының квалификация коллегиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

   Бу вакыйга 2022 елның февралендә булган. Шул вакытта 15 яшьлек үсмердә һәм аның әнисендә мефедрон дигән матдә табалар.  Аларны хокук саклау органнары тоткарлый. Судта яшүсмер наркотиклар турында белмәвен аңлата, пакетта тәмәке тарту катнашмалары икән дип уйлый. “Әни кушкач, алып килдем инде”, - ди ул.

    Шул ук елның декабрендә яшүсмерне өч елга колониягә хөкем итәләр, әмма ул вакытта аңа 16 яшь тулмаган була. 2024 елда ул суд карарын кире кага һәм күп санлы апелляцияләрдән соң иреккә чыгуга ирешә.

    Башкортстан судьяларының квалификация коллегиясе хәбәр итүенчә, 29 майдан Уфаның Дим районы суды судьясы Галина Верещак, Дим район суды рәисе Равил Идиәтуллин, Башкортстан Югары Суды судьясы Фәис Каскинбаевның вәкаләтләре туктатылган.

    Коллегия сайтында күренүенчә, комиссия аларның гамәлләрендә дисциплинар хата булуын таныган һәм аларга кисәтү рәвешендә дисциплинар җәза биргән. Моннан тыш, коллегия аларның отставка турында гаризаларын канәгатьләндергән.

    Элегрәк  яшүсмернең  адвокаты аның  өчен Русия Финанс министрлыгына 100 миллион сум күләмендә компенсация түләтү турында судка дәгъва белдерүен хәбәр иткән иде. Яшүсмернең 7 елга ирегеннән мәхрүм ителгән әнисе җәзаны үтәвен дәвам итә, ә аның әтисе Русия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинга һәм РФ Генераль прокуроры Игорь Красновка улына карата законсыз карар чыгарган барлык гаеплеләрне җәзага тарттыруны таләп итеп гариза язган.

Фото: infada.ru

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: