Кичә иртән интернетта башкалабыз Уфаның Российская урамындагы күп катлы йортта янгын чыгуы турында хәбәрләр таралды. Соңрак социаль челтәрләрдә бу хакта имеш-мимешләр дә йөрде, янәсе, янгын алдыннан ниндидер шартлау тавышы ишетелгән булган.
Соңрак күзәтү камералары һәм шаһитлар сүзләре буенча бар да ачыкланган.
27 май иртәсендә Российская урамының 171 санлы йорт ихатасында кешеләр тәүдә шартлау тавышы ишеткән, соңыннан күккә кара төтен күтәрелүен күргән.
Камераларны карап чыккач, йортта яшәүчеләр подъезддан чыгып качкан шикле адәмгә игътибар иткән, ул битлектә һәм кулына сумка тоткан булган.
Ул башта элек йөргән кызының фатирына кергән, газ плитәсенең конфоркаларын ачкан, соңыннан ут төрткән. Коткаручылар тугыз катлы йорттан 30 кешене эвакуацияләгән һәм 60 кв.м. мәйданда янгынны сүндергән. Бәхеткә, каза күрүчеләр юк.
Чыганак: Mash Batash Телеграм-каналы.