Җинаять һәм җәза
26 Май 2024, 05:43

Хатынының бармагын сындырган

Фатир документлары юкка чыккач, ир өйдә тавыш чыгарган...

Mash Batash  Телеграм-каналы.Mash Batash  Телеграм-каналы.
Фото:Mash Batash  Телеграм-каналы.

Стәрлетамакта яшәүче ир фатир документларын алып куйган хатынының бармагын сындырган.

Ир белән хатын 9 ел яшәгән, ике бала үстерәләр. Хатын сүзләренчә, даими рәвештә чыккан җәнҗаллар һәм иренең эчкечелеге аның үзәгенә үткән, шуң ул көннәрдән беркөнне аңардан китәргә уйлаган. Аерылышу өчен барлык документларны җыйган да,  юристка тапшырган.

Фатир докуҗентларының юкка чыкканын ир янә тавыш чыгарган. Җәнҗал вакытында ул хатынының бармакларын шулкадәр каерган ки, нәтиҗәдә аны чәнти бармагын сындырган. Чәрдәкләнеп сынган бармак сөягенә операция таләп ителә. Хатын полициягә гариза язган.

Буыннан-буынга килгән коточкыч афәтләрнең берсе  - эчкечелек - гаиләдә булса,  тату һәм дустанә мөнәсәбәтләр кору мөмкин түгел шул...

Чыганак: Mash Batash  Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас