Республикада 2024 ел башыннан алып дәүләт номерларын яшергән өчен 400 фура водителенә штраф салганнар. Бу хакта Радий Хәбиров җитәкчелегендә үткән “Транспорт сәгате”ндә дәүләт автоинспекциясе начальнигы Владимир Севастьянов хәбәр итте.
“Авыр йөк транспорт чаралары водительләре республика казнасына пошлина түләмәс өчен еш кына машиналарының дәүләт номерларын яшерә. Агымдагы елда Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре югарыда язылган бозу очрагы өчен 400дән артык фура водителен административ җаваплылыкка тарттырган. Моның өчен 5 мең сум күләмдә штраф яисә 1-3 айга водитель таныклыгыннан мәхрүм ителү каралган”, – диде Владимир Севастьянов.
Чыганак: bashinform.ru