Җинаять һәм җәза
23 Мая 2024, 05:58

Сәламәтлек саклау министры шофёрына хөкем карары чыгарганнар

Исегезгә төшерәбез, ул ясаган авариядә ике кеше һәлак булды. 

БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.
Фото:БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.

Караидел районара суды кичә, 22 май көнне, сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллинның шофёрына хөкем карары чыгарды. Министр шофёры,  юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, саксызлык аркасында  ике кеше  үлеменә китерүдә гаепле дип табылды. Арытаба  ике ел гомерен ул колония-поселениедә үткәрергә тиеш.

Водитель судка кадәр үк каза күргән якка әхлакый зыянны компенсацияләү өчен 700 мең сум  түләгән.

Хөкем карары әлегә үз көченә кермәгән.

Исегезгә төшерәбез, былтыр 29 декабрь көнне Караидел районының Яугилде авылында Бөре – Тастүбә – Сатка юлының 66нчы километрында “Лада Ларгус”, “Лада Гранта”, “Тойота Камри” һәм Тойота Королла” бәрелештеләр.

Авариядә “Лада Ларгус”тагы ике кеше һәлак булды, “Тойота Камри” машинасындагы ике кеше җәрәхәтләр алды. Соңрак ачыклануынча, каза күрүчеләрнең берсе  сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин булган. Ул  республиканың төньяк-көнчыгышындагы эш сәфәреннән кайтып килгән.  Санавиация министрны Г.Куватов исемендәге Республика клиник  хастаханәсенең нейрохирургия бүлегенә Уфага  илткән. Аның шофёры да биредә дәваланган. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас