Мошенниклар хәрбиләрне һәм аларның туганнарын алдый башлаган. Русия Банкы “хәвефсез” исәп турындагы легенданың үзгәрешләр кичерүе хакында кисәтә.
Схема буенча эш итәләр
Телефон аферистлары потенциаль корбаннарына язып яисә шалтыратып, аларның акчалата түләүләреннән 195 мең сум акча тотып калыначак (Президент Путин указына ярашлы бер тапкыр бирелә торган түләү), дип хәбәр итәләр. Сәбәбе – хезмәт бурычларын үтәгәндә дисциплинар җәза яки бозу. Ныграк ышандырыр өчен мошенниклар корбаннарының мессенджерларына имеш Оборона министрлыгының Финанс тәэмин итү департаменты приказыннан алынган “күчермә”не җибәрәләр.
Акчаларын алмасыннар өчен мошенниклар хәрбиләргә яисә аларның туганнарына картада җыелган барлык акчаларны, соңыннан кайтарачакбыз, дип вәгъдә итеп, имеш тә хәвефсез исәпкә күчерүне сорыйлар.
Моннан соң кулларына акчаларны төшергән мошенниклар юкка чыга.
Мошенниклар тозагына ничек эләкмәскә?
Әгәр сезнең телефонга шикле кеше шалтыратса, сөйләшүне шунда ук өзегез. ОНЫТМАГЫЗ, “хәвефсез” (“махсус”) исәпләр булмый. Чынында мошенниклар сезгә үзләренең исәп реквизитларын җибәрә.
Акчалар белән бәйле барлык сораулар буенча үзегезнең банкка үзаллы мөрәҗәгать итегез. Телефон номерын банкның рәсми сайтында яисә картаның икенче ягында табарга була.
Чыганак: bashinform.ru