Җинаять һәм җәза
23 Май 2024, 05:50

Хәйләкәр менеджер 2,4 млн. сумга якын товар урлаган

Бу законсыз гамәле беленми калыр дип уйлады  микән?..

Хәйләкәр  менеджер 2,4 млн. сумга якын товар урлаганХәйләкәр  менеджер 2,4 млн. сумга якын товар урлаган
Хәйләкәр менеджер 2,4 млн. сумга якын товар урлаган

Уфаның Ленин район суды башкалада яшәүче  бер ханымга  карата  “мошенниклык” маддәсе буенча җинаять эше буенча хөкем карары чыгарды.

 БР прокуратурасының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, ханым 2022 елның июленнән 2023 елның мартына кадәр,  гражданнарның учет язуларын  кулланып, компьютер һәм көнкүреш техникасы, киемнәр, аяк киемнәре, төрле аксессуарларга  заказ  биргән. Заказчының исәбеннән  акчаны автомат рәвештә  “списать” итү  функциясен сүндергәннән соң, программада вакыты-вакыты өзеклекләр булудан  файдаланып, ханым  тапшыру пунктына килгән товарларны үзенә  алган һәм  үзе теләгәнчә кулланган. Аның законсыз гамәлләре белән оешмага  2,4 млн сумга якын зыян китерелгән.

Гаепләнүче үз гаебен таныган.  Суд аңа шартлы рәвештә дүрт ел төрмә җәзасы билгели.  Сынау срогы да – шул ук срокка. Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас