Җинаять һәм җәза
21 Май 2024, 20:01

Ике яшьлек баланы әтисе подъездда ташлап киткән (Видео)

Кемдер бала таба алмый, кемдер булганның да кадерен белми... 

Ике яшьлек баланы әтисе подъездда ташлап киткән (Видео)Ике яшьлек баланы әтисе подъездда ташлап киткән (Видео)
Ике яшьлек баланы әтисе подъездда ташлап киткән (Видео)

Уфадагы «Биосфера» торак комплексында яшәүчеләрнең берсе подъездда берүзе чабып йөрүче ике яшь чамасындагы кызны күргән. Хатын баладан әти-әнисен сорагач, бала елый башлаган. Шуннан ул аны җитәкләп, беренче катта утыручы консьержка алып төшкән. Ул да бала турында бернәрсә дә әйтә алмаган. Кызның фотосын ватсаптагы йорт чатына җибәреп эзләгәннәр. Юллый торгач, кызны бу йортта әтисе калдырып китүе билгеле булган. Аның телефон номерын табып шалтыратканнар. "Минем балам юк!" - дип ир сүзен кыска тоткан. Полиция белән куркыта башлагач кына килергә вәгъдә биргән. Әмма ул барыбер килмәгән.

Күрше-күләннәре әйтүенчә, кызчыкның әнисе тәртипсез юлда йөри икән, 2-3 көн элек каядыр китеп олаккан да, хәбәре дә юк икән. Ә бу йорттагы фатирга яшәп торырга кеше керткәннәр. Кыскасы, кызны 3 сәгатьтән соң картәтисе белән картәнисе килеп алган. Аларның да бала җанлы булмавы сизелгән: "Кызның әти-әнисе бар, карасыннар иде", -дип тиргәнә-тиргәнә генә алып киткәннәр.

Мондагы фатирга 34 яшьлек кияүләре шабашкага бару өчен эш кораллары алырга килгән. Кызын иярткән, әмма кире киткәндә аны "оныткан". Әллә оныткан, әллә махсус адаштырып калдырган - анысы инде билгесез. Бер гөнаһсыз сабый жәл, әлбәттә. Аның киләчәге Ходай кулында.

Әти-әнисе тизрәк акылга утырып, бәхетле бала булып үссен иде дигән теләктә калабыз.

Бу хәлне полиция килеп тикшергән. Кызның әнисенә, ата-ана вазифаларын тиешенчә үтәмәгәне өчен административ җәза биргәннәр.Ул 500 сум күләмендә штраф түләячәк.

Чыганак: Mash Batash Телеграм каналы

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас