Уфада туып-үскән 22 яшьлек кыз Мәскәүнең федераль клиникасына планга ярашлы операция ястырга барган. Ә бер айдан соң ул үлгән. “Честный репортаж” Телеграм-каналында хәбәр итүләренчә, бу вакыйга ике ай элек булган: яшь кыз эчәклегендәге полипны алып ташлау буенча планга ярашлы операциягә киткән.
Операция штат режимында узды, дигән хирурглар кызның ата-анасына, әмма соңрак нигәдер реанимациягә күчергәннәр. Бер тәүлектән соң ул бер айга комага киткән, ахырда шоктан үлгән – имеш, йөрәге күтәрә алмаган.
Мәрхүмәнең ата-анасы гаеплеләрне җәзага тарттырырга тели, алар прокуратурага, Тикшерү комитетына мөрәҗәгать иткән. Фаҗигагә икенче ай китүенә карамастан, бернинди мәгълүмат юк, ди алар.
“Клиникада профессорлар, фән докторлары һәм кандидатлар эшли. 32 көн үтүгә мин баламның мәетен алып кайттым. Ул көтеп алынган бердәнбер балабыз иде. Бик акыллы, тәртипле иде, аны барысы да яратты. Хәзер безнең балабыз юк, без яшәү мәгънәсен югалттык”, – дип сөйли кызның әнисе. – Аның үлемендә кем гаепле? Кем җәзага тарттырылачак? Соравыма җавап табасым килә”.
Чыганак: bashinform.ru