Җинаять һәм җәза
21 Май 2024, 10:18

Танышын үтергәч, аның телефоныннан язышып яткан

Әстагъфирулла! 

Башкортстан буенча Тикшерү комитеты 34 яшьлек ир-атка танышын үтерүдә гаепләү белдергән.

1 май кичендә гаепләнүче  таныш хатын белән бергә аның бакча йортында хәмер эчеп, күңел ачканнар. Гаепләнүче ир телефоннан башка хатын-кыз белән сөйләшкәч,  хуҗабикә белән кунак арасында көнчелек аркасында талаш чыккан. Җәнҗал вакытында ир аш-су бүлмәсендәге балтаны кулына алган да хуҗабикәнең башына берничә мәртәбә суккан. Һәм аның телефонын алып, качкан. Кылган җинаятен яшерү максатында ир мәрхүмәнең  телефоныннан аның танышы белән аралашкан, хәтта мәрхүмәнең машинасын автосервистан барып алуын үтенгән.

Үлгән хатынның гәүдәсен 5 майда тапканнар. Тикшерүчеләр шул ук көнне шикләнелүченең шәхесен һәм аның кайда икәнлеген ачыклаган. Сорау алу вакытында ул барын да түкми-чәчми сөйләп биргән.

Ир белән әлегә беренчел тикшерү эксперименты үткәрелгән, тикшерү барышына аны сак астына алганнар. 

Чыганак: gorobzor.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас