Җинаять һәм җәза
21 Май 2024, 07:44

55 миллион сум салым түләмәгән

Нәфесен тыя алмаган инде...

Калинин район суды бер ир-атка карата  “зур күләмдә салым түләүдән качу” маддәсе буенча кузгатылган җинаять эше буенча хөкем карары чыгарды. Прокуратурада хәбәр итүләренчә, 2017-2018 елларда коммерция фирмасы директоры ялган компанияләр белән ялган килешүләр төзүне оештырган. Декларациядә килешүләр буенча исәп-хисаплар турындагы  дөрес түгел мәгълүматларны  күрсәтелгән, нәтиҗәдә фирма 55 миллион сум күләмдә  өстәлгән хакка салым түләүдән качкан.

Хөкем ителүче гаебен танымаган. Аның милкенә арест салганнар.

Суд аңа 6 айга ирегеннән мәхрүм итү һәм гомуми режимлы төзәтү колониясендә утыру рәвешендә җәза билгеләгән. Ир-ат суд залында сак астына алынган.

Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.

Без капчыкта ятмый шул, 7 ел элек кылынган җинаятьне ачыклаганнар әнә...

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас