Җинаять һәм җәза
20 Май 2024, 18:02

Уфадагы аллеядан яңа утыртылган үсентеләрне урлаганнар

Кешеләр бигрәк тәртипсез шул бездә...

Уфада 2023 елда Лев Толстой урамында яңа аллея барлыкка килде. Җәяүлеләр  өчен сукмаклар, яңа газон, “Яшел Башкортстан” акциясе кысаларында утыртылган дистәләгән агач үсентеләре – кыскасы, бу урын танымаслык булып үзгәрде һәм районның күркәм нокталарының берсенә әверелде.

Аллеяда утыртылган гортензияләр аны  тагын да бизәргә тиеш  иде, үсентеләрне төзекләндерү хезмәте утыртып чыккан.

Кызганычка каршы, бу гортензияләрнең барысы да “Ясная поляна”ны бизи алмаячак: узган атнада 13 куак урыны бушап калган.

Аптырарлык түгел  – яшь үсентеләргә кемнең дә булса кулы  үрелә. Үсентеләр кемнеңдер дачасына, ихатасына китә.

Тик һәр агач, куак һәм чәчәк артында кешенең авыр  һәм тырыш хезмәте чагыла, әлеге эшләрнең төп максаты да –  дистәләрчә меңләгән узгынчыларны һәм шәһәрдә яшәүчеләрне сөендерү. Шуңа да үсентеләр урынына акаеп утырган буш чокырлар күңелне төшерә.

Моңа охшаш  кайсыбер вакыйгаларның көтелмәгәнчә тәмамланганы да булды. Мәсәлән,  Орджоникидзе районының төп стеласы яныннан урланган туя куакларын берничә көннән кире урыннарына кайтардылар. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас