Краснокама районы буенча суд участогының мировой судьясы җирле кешегә карата җинаять эшен өйрәнгән. Ир-атка “аңлы рәвештә сәламәтлеккә җиңелчә зыян салу” һәм “үтерү белән янау” маддәләре буенча гаепләү белдерелгән.
Суд инстанциясе мәгълүматы буенча, 4 гыйнвар көнне хатынына нәфрәт хисендәге
аек булмаган ир, кул пычкысы белән аның сул кулын җәрәхәтләгән. Аннары ул әнисен якларга теләгән улының бугазына пычкы терәп: “Мин сине үтерәм!” – дип янаган.
Хөкем ителүче гаебен таныган, кылыгында үкенгән, РФ Оборона министрлыгы белән СВОда хезмәт итү турындагы контрактка кул куюын җәзасын йомшартучы билге буларак кабул итүне үтенгән. Ул бу хактагы документларын да күрсәткән. Ирне гаепле дип тапкан суд аңа 7 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә ахыргы җәза чыгарган. Суд карары әле үз көченә кермәгән.
Чыганак: bashinform.ru