Уфада 44 яшьлек ир-ат табын артында кәеф-сафа корып утырганнан соң, ике кешене теге дөньяга озаткан. Ә соңыннан аларны үтергән вакытта җәрәхәтләнгән кулын күрсәтер өчен дәваханәгә килгән.
БР буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, 28 апрель кичендә 44 яшьлек 43 яшьлек сөяркәсе белән танышына килеп хәмер эчкәннәр. Кызганычка каршы, табын көнчелек аркасында җәнҗал белән тәмамланган.
“Табында уфалы ир шешәдәшенең элек аның сөяркәсе белән җенси мөнәсәбәтләрдә булганын сөйләгән. Көнчелек хисе ирне кулына чүкеч алып, танышын үтерергә мәҗбүр иткән. Корбаны хәрәкәтләнүдән туктагач, гаепләнүче әйтерсең лә хыянәт турында оныткан һәм сөяркәсе белән хәмер эчүен дәвам иткән. Ахырда хатирәләр исенә төшеп, ул кызып киткән һәм сөяркәсенә һөҗүм иткән. Аны да ул үтергәнче кыйнаган”, – диләр ведомствода.
Алган тән җәрәхәтләреннән алар икесе дә шунда ук үлгән. Шикләнелүче, танышы белән сөяркәсен кыйнаганда кулын җәрәхәтләгәч, дәваханәгә барган. Медиклар төпченә башлагач, пациент барын да ачыктан-ачык сөйләп биргән. Табиблар полиция чакырткан.
Полициядән качарга уйламаган ир кылыгын таныган һәм җинаятькә баруның сәбәпләрен сөйләп биргән.
Аны сак астына алганнар.
Чыганак: bashinform.ru