Суд приставлары идарәсенең Салават районы бүлеге ике балигъ булмаган баланы карауга алиментлар түләмәгәне өчен Елена Шишкованы эзли.
Ведомство мәгълүматлары буенча, Салават шәһәрендә яшәүче хәсрәт-ананың 2016 елгы кызы һәм 2019 елгы улына барлыгы миллион сум акча бурычы җыелган. Хатын суд карарын үтәмәгән, суд приставлары хезмәтенә вакытында килмәгән, озак вакыт качып йөргәч, аны эзләүгә игълан иткәннәр. Елена Шишкова Екатеринбургта качып ята, дип шикләнәләр, рәсми рәвештә эшләми.
Хәсрәт-ананың кайда икәнлеген белүчеләрдән 8 (347) 273-56-40 телефон номеры буенча Федераль суд приставлары хезмәтенең БР буенча Баш идарәсенә мөрәҗәгать итүләрен сорыйлар.
Чыганак: bashinform.ru