Җинаять һәм җәза
14 Май 2024, 10:47

Тиз генә баерга уйлаган

Эх, тормышта бар да шулай тиз  булса иде икән...

13 май көнне Уфада полииягә гариза белән 37 яшьлек хатын мөрәҗәгать иткән. Ул көндез телефонына шалтырата башлауларын сөйләгән. Тәүдә мошенник  үзен хатын эшләгән директор компаниясе дип таныштырган, соңыннан хокук саклау органнары хезмәткәремен дигән. Шалтыратучылар хатынга зур күләмдә кредит рәсмиләштерергә тырышалар дип кисәтергә теләгән. Һәм инде, әлбәттә, банк операцияләрен булдырмас өчен, акчаларны “хәвефсез исәпкә”кә күчерергә кирәк булган. Төрле банкларда  кредитка алган 2 миллион сумнан артык акчасын хатын аферистларга  күчергән.

Тагын бер очрак, Уфада яшәүче 75 яшьлек пенсионер хатын да мошенниклар тозагына эләккән. Берничә көн дәвамында аның телефонына бер билгесез номердан шалтыратканнар. Аферистлар үзләрен эре банклар хезмәткәрләре дип  таныштырган. Алар хатынга булган акчаларын инвестицияләр өчен кушымта аша инвестицияләргә тәкъдим иткән. Ул мошенникларга 500 мең сумнан артык акчаларын күчергән, әмма вәгъдәи ителгән керемне көтеп ала алмаган. Тиз генә баю теләге тормышка ашмаган...

Мошенниклык очраклары буенча җинаять эшләре кузгатылган.

БР буенча Эчке эшләр министрлыгы искә төшерә: уяу булыгыз! Кредит рәсмиләштерүне булдырмас өчен, акчаны таныш булмаган исәпләргә күчермәгез. Шуны онытмагыз, банк хезмәткәрләре беркайчан да  банк картасы мәгълүматларын сорамый һәм сорауларны телефон аша хәл итми. Әгәр сезгә билгесез номердан шалтыратып, кредит алырга теләүләрен әйтсәләр, телефоныгызны куеп, мәгълүматның дөреслеген ачыклау өчен банкка барыгыз. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас