Җинаять һәм җәза
14 Май 2024, 05:47

Кызларны фахишәлек белән шөгыльләнергә мәҗбүр иткәннәр

Арада 18 яше тулмаган кызлар да булган. 

"Башинформ" архивыннан."Башинформ" архивыннан.
Фото:"Башинформ" архивыннан.

Уфада яшь кызларны фахишәлеккә җәлеп иткән җинаятьчел төркем хөкем ителәчәк. Башкортстан Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, җинаятьчел төркемгә 22 яшьтән 38 яшькә кадәрге 21 ир-ат һәм хатын-кыз кергән.

Тикшерү ачыклавынча, 2022 елның февраленнән алып 2023 елның апреленә кадәр гаепләнүчеләрнең берсе акчага системалы рәвештә интим хезмәтләр күрсәтү өчен салоннар челтәре булдырган. Арытаба  бу эшкә бандада катнашкан башка  кешеләрне дә җәлеп иткән. Алар Комсомольская, Рихард Зорге, Юрий Гагарин урамнарында һәм Октябрь проспектында ким дигәндә дүрт салон оештырган. Соңрак, балигъ булмаган яшьтәге кызлар фахишәлек белән шөгыльләнүләрен туктаткач, ир, аларның берсенә көчләү кулланып, пычак белән янап, дәвам итүен таләп иткән.

Эчке эшләр министрлыгының БР буенча Җинаять эзләве идарәсенең оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлеге  хезмәткәрләре үткәргән оператив-эзләү чаралары барышында  төркем эшчәнлеген туктатканнар, аның  катнашучылары ачыкланган һәм  тоткарланган.

БР Прокуратурасы мәгълүматлары буенча, җинаятьчел төркемнең алты катнашучысы үз гаебен танымаган. Җинаять эше Уфаның Совет районы судына тапшырылган. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас