Балтач районында Штәнде авыл советы башлыгын суд көтә. Ул, вазифа вәкаләтләрен арттырып, кайчандыр җәза срогын үтәве турындагы документларны ялганлаштырган.
БР прокуратурасы мәгълүматлары буенча, 2022 һәм 2023 елда аны водитель таныклыгы булмыйча транспорт чарасы белән идарә иткәне өчен административ җаваплылыкка тарттырган булганнар. Суд аңа 100 сәгать мәҗбүри эшләр формасында җәза билгеләгән.
Суд билгеләгән җәзаны үтәргә теләмичә, түрә биләмә территориясендә иҗтимагый файдалы эшләр башкару өчен үзен кабул итү карарын әзерләгән, шулай ук эш сәгате исәбе табеле мәгълүматларын ялганлыштырган.
Гаепләнүче җинаять кылуын таныган. Җинаять эше Балтач районара судына юнәлтелгән.
Чыганак: bashinform.ru