Уфада яшәүче яшь егет интернетта танышканнан соң 1 миллион сум акчасын югалткан, дип хәбәр итәләр БР буенча Эчке эшләр министрлыгында. Полициядә ачыклауларынча, аферистлар ашыкмаган, ышанычлырак булсын дип, озак эш итүне өстенрәк күргәннәр.
Хәл болай булган. 27 яшьлек ир интернетта бер кыз белән танышкан. Аралашу вакытында яшь кыз үзе хакында мин акчага интекмим, чөнки инвестицияләрдә мул акча эшлим, дигән.
Бер ай чамасы вакыт узгач, егетнең яңа танышы аңа да биржада уйнап карарга тәкъдим иткән. Бераздан яшь ир белән “инвестицион компания җитәкчесе” элемтәгә чыккан да берничә кредит алдыртып, аны инвестицион исәпкә салырга үгетләгән. Күп тә үтми “инвестор”, илһамланып, берничә көн дәвамында исәбендәге акчаларның артуын күзәткән һәм “консультант”ка ныклап ышанган. Ул инде шикләнмичә “инвестплощадка”га салыр өчен банктан 1 миллион сум кредит алган. Тик яшь ир акчаларын ул исәптән чыгарырга (алырга) уйлагач, моны эшли алмаган. Интернетта танышкан яшь кыз да, “брокер” да аның сорауларына җавап бирергә җыенмаган.
Менә сиңа мә! Мондый ысул турында ишеткән юк иде әле. Гадәттә мошенниклар "фәлән сум акча җыяр өчен" корбаннарга иң күбе атна-ун көн вакыт бирә, ә бу очрак бөтенләй икенче булган шул. Аферистлар ашыкмаган...
Чыганак: bashinform.ru