Җинаять һәм җәза
11 Май 2024, 09:41

Район хакимияте башлыгы исеменнән Телеграмда язганнар

Ышанмаган урыннан ышанырсың да...

Стәрлетамак районы хакимияте башлыгы Рита Сәмигуллина исеменнән мошенниклар ялган хәбәрләр тарата. Ялган аккаунт булдыру турында муниципалитет җитәкчесе үзенең телеграм-каналында хәбәр итте.

Рита Сәмигуллина кисәткәнчә, профильдәге җинаятьчеләр аның мәгълүматларын күрсәтә ала, абонентларга исем-шәрифе белән мөрәҗәгать итә ала, шул рәвешле алар ышаныч уятырга тырыша.

"Имеш, беркемгә дә әйтергә рөхсәт итмәгән контроль инстанциясеннән шалтырату турында кисәтәләр. Билгесез номердан шалтыраталар, язалар. Конфиденциаль мәгълүмат таләп итәләр, мошенниклар файдасына финанс операцияләре ясарга сорыйлар һәм/яки мәҗбүр итәләр", — дип яза чиновник ханым.

Рита Сәмигуллина таныш булмаган номерлардан килгән шалтыратуларга һәм хәбәрләргә ышанмаска, шәхси һәм конфиденциаль мәгълүмат бирмәскә, шулай ук аферистлар сораган гамәлләрне башкармаска чакыра. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас