Уфада Кунак сараенда урнашкан төнге күңел ачу заведениесе янында исерек кыз таныш булмаган икенче бер кызга пычак белән ташланган, дип яза Ufanovosti.ru порталы. Һөҗүм иткән кызны исерек булганга күрә сакчылар бинага кертмәве билгеле. Үзенең ачуын сәрхүш кыз якыннан үтеп барган таныш түгел бер кызда чыгарган. Этеш-төртеш вакытында хулиган кыз ике тапкыр пычак белән суккан.
БР буенча Эчке эшләр министрлыгында ике кызны да полиция бүлегенә алып китүләре турында хәбәр итәләр. Һөҗүм иткән “гүзәл зат”ка җәмәгать урынында исерек килеш йөрүе өчен административ протокол төзегәннәр. Икенче кызны суд-медицина экспертизасы үтәргә җибәргәннәр.
“Гүзәл зат”ларның шундыйлары да очрый шул...
Чыганак: bashinform.ru