Юл хуҗалыгы һәм транспорт министрын 5 миллион сум күләмдә ришвәт алу эше буенча кулга алу һәм арытаба вазифасыннан бушатылуы Башкортстанда шактый резонанслы вакыйга булды. Әмма белгечләр бу вакыйгадан әллә ни драма ясамый, алар фикеренчә, властьны ришвәтчеләрдән сафландыру аның абруен ныгытуга һәм нәтиҗәлелеген арттыруга ярдәм итә.
Исегезгә төшерәбез, БР буенча Тикшерү комитеты мәгълүматына ярашлы, Клебанов, “Башкиравтодор” акционерлык җәмгыятенең директорлар советы әгъзасы булып, 2023 елның маенда “Хәвефсез һәм сыйфатлы автмобиль юллары” милли проекты буенча төбәк юлларынна реконструкция ясаган коммерция оешмасы директорыннан моңа кадәр башкарылган эшләр өчен түләү алуда ярдәм иткәне һәм яклау өчен 5 миллион сум күләмдә ришвәт таләп иткән. Баш тарткан очракта ул түләүләр алуда каршылыклар булдырырга вәгъдә биргән. Вәгъдә иткән киртәләрдән куркып, компания җитәкчесе шикләнелүчегә таләп ителгән сумманы тапшырган. Җинаятьчел фактны Тикшерү комитеты һәм Федераль хәвефсезлек хезмәте идарәсе хезмәткәрләре ачыклаган. Клебановка карата “Аеруча зур күләмдә ришвәт алу” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Элекке түрәгә 15 елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.
“Без чираттагы коррупционерны кулга алуның шаһиты булдык. Ришвәт алу – авыр җинаять. Хокук саклау органнары хезмәткәре гамәлләре аларның чиновникны кулга алырга җитәрлек нигезләре барлыгын күрсәтә. Моңа кадәр ришвәтле җинаять кылуда шикләнелеп БР Башлыгының Фән сораулары буенча киңәшчесе Руслан Казыханов тоткарланган иде. Мондый очраклар безнең республикада гына түгел, башка төбәкләрдә дә теркәлә. Бу коррупциягә каршы эзлекле һәм каты көрәш нәтиҗәсе”, – дип исәпли Башкортстан Мәдәният министрлыгының гуманитар тикшеренүләр үзәге директоры Марат Мәрданов.
Чыганак: bashinform.ru