Интернет челтәрендә 2019 елда Байкал артындагы хәрби частьләрнең берсендә сигез хезмәттәшен атып үтергән Рәмил Шәмсетдиновның СВОга китүе, анда да күпләп хәрбиләрне хтерүе турындагы хәбәр пәйда булды.
Рәмилнең чынлап та “Вагнер” шәхси хәрби кампаниясенә эләгергә тырышуы турында язганнар иде. Әмма аның адвокаты Руслан Нагиев хәбәр итүенчә, Рәмил махсус хәрби операция зонасына эләгә алмаган. Ул әлеге вакытта Төмән шәһәренең 2 санлы холык төзәтү колониясендә җәза вакытын үткәрә. Эшли, әтисе белән туганнары аның янына күрешүләргә йөриләр.
Рәмилнең июнь аенда туган көне булачак, әтисе озайлы күрешүгә барырга җыена, дигән ул.
“Рәмил Шәмсетдинов шартлы рәвештә алдан иреккә чыга аламы?” дип сорагач, адвокат: “Әйе, аның УДО вакыты 2035 елда булачак”, - дигән.
Суд аны 24,5 елга ирегеннән мәхрүм итте.
Чыганак: Типичная Тюмень