Җинаять һәм җәза
7 Май 2024, 04:13

Җиңел генә акча эшләргә уйлаган

Эх, яшьләр...

Ксения КалининаКсения Калинина
Фото:Ксения Калинина

Сибай районара тикшерү бүлеге Баймакта яшәүче  16 яшьлек үсмергә карата “Алдан килешү буенча бер төркем кеше тарафыннан наркотиклар сатарга омтылу” һәм  “Зур күләмдә наркотикларны сатуга омтылу” маддәләре буенча җинаятьләр кылуда гаепләү буенча җинаять эшен тикшерүне тәмамлады.

Русия Тикшерү комитетының БР буенча матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, гаепләнүче Интернетта билгесез кеше белән килешү төзегән. 2024 елның февралендә, Сибай территориясендә булганда, ул ярдәмчесеннән яшерен урын аша наркотиклар партиясе ала, аны соңыннан яшерен урыннар аша  сатарга тиеш була. Әмма, полиция хезмәткәрләре аны тоткарланганга күрә, ниятен ахырына кадәр тормышка ашырып өлгерми. Шәхси тикшерү барышында балигъ булмаган баладан  16 төргәк  гомум авырлыгы 25 граммнан артык булган  синтетик чыгышлы наркотик чарасы белән мобиль телефон (ә анда һәм яшерен урынның урнашу урыны һәм координаталары күрсәтелгән фото табылган)  тартып алынган. Соңрак ул урында  үсемлекләрдән ясалган наркотик табылган һәм тартып алынган.

Гаепләнүче үз гаебен таныган. Әле  гаепләү карары расланган җинаять эше арытаба карау өчен судка юнәлтелгән.

"Хөрмәтле ата-аналар һәм опекуннар, балаларга мондый законсыз акча эшләү ысулының хәвефе һәм нәтиҗәләре турында кат-кат аңлатыгыз. РФ  Җинаятьләр Кодексының  228.1 маддәсенең 4 өлешенә ярашлы, мондый җинаятьләр өчен   10 елдан  алып 20 елга кадәр иректеннән мәхрүм итү җәзасы каралган”, — дип гражданнарга мөрәҗәгать  итәләр  төбәк Тикшерү идарәсендә. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас