Җинаять һәм җәза
6 Май 2024, 03:17

Нугай поселогында кызлар сугышкан

Әстагъфирулла!

Уфа читендәге Нугай поселогында яшьтәшләре укучы кызны тукмаган, аның кыйммәтле телефонын тартып алган һәм “счётчикка куйган”. “Честно говоря” Телеграм-каналында язуларынча,  дүрт үсмер кыз үзләренең корбанын тышта тотып алган һәм кыйнаган. Аннары үсмерләр аның мобиль телефонын тартып алган, “син безгә тәүлегенә 500 сум түләргә тиеш” дигән. Моңа өстәп 5500 сум кулакча бирергә тиешсең, дип янаганнар.

Җәрәхәтләнгән кызның законлы вәкиле сүзләренчә, бу  хәл укучы кыз очраклы рәвештә дустының телефонын ватканы өчен килеп чыккан.

Кыйналган кызның әнисе полициягә гариза язган. Үсмернең тәнендә –  бихисап гематомалар, кара янган, сыдырылган эзләр.

Харап хәлләр... 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас