Русия Суд приставларының федераль хезмәтенең БР буенча Баш идарәсе Башкортстанда яшәүче балигъ булмаган баланы һәм аның әтисе Максим У.ны эзли. Ведомствода хәбәр итүләренчә, республикада туып-үскән 1998 елгы ир-атка карата баланы әнисенә тапшыру буенча башкарма производство кузгатылган. Бурычлы ир суд карарын үтәми, моннан тыш, ана кешегә ике яшьлек улы белән күрешергә мөмкинлек бирми. Хатын узган елның декабреннән бирле нарасыен күрмәгән.
“Бурычлыга карата мәҗбүри һәм тәэмин итү чараларының барлык комплексы кулланылган, шул исәптә иргә РФдән читкә чыгу тыелган. Фаразлаулар буенча, Максим У. улы белән Татарстан яисә Удмуртия территорияләрендә яшеренә. Рәсми рәвештә эшләми”, – диләр төбәкнең суд приставлары.
Суд приставлары хезмәтенә вакытында килмәгәне, озак вакыт качып йөргәне, баланы яшерүе, соңгы билгеле адрес буенча яшәмәве өчен Русия Суд приставларының федераль хезмәтенең БР буенча Баш идарәсе башлангычы белән ата белән ул башкарма эзләүгә игълан ителгән. Эзләүгә игълан ителгән ир белән бала турында нинди дә булса мәгълүматка ия булган хәлдә 8 (987) 587 26 16, 8 (347) 273-56-40 номерына шалтыратуыгыз сорала.
Чыганак: bashinform.ru