Кичә ЮХХДИ хезмәткәрләре рейдлар үткәргәндә Башкортстанда 64 исерек шоферны туктаткан. "Республикада гадәттәгечә авария хәлләрен кисәтүгә һәм юл кагыйдәләрен бозуны кисәтүгә юнәлдерелгән профилактик чаралар узды. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре хокук бозучыларга карата 1400 административ материал төзегән. 64 исерек шофер тоткарланган, шуларның 4се икенче тапкыр исерек хәлдә руль артына утырган, хәзер аларга җинаять җаваплылыгы яный», — дигән республиканың баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов.
Исерек водитель - җинаятьчегә тиң. Эчкән килеш машина йөртеп күпме гомерләр өзелә, күпме балалар ятим кала. ЮХХДИ хезмәткәрләре халыкка мөрәҗәгать итә: Әгәр руль артында исерек водитель утырганын күрәсез икән, Эчке эшләр министрлыгының БР буенча кайнар линия телефонына хәбәр итегез: 8(347) 279-32-92.
Автор фотосы.
Чыганак: Башинформ.