Җинаять һәм җәза
3 Май 2024, 06:31

Халыктан 7 млн акча җыйган хатынны утыртканнар

Күпме рәнҗеш, каргыш та җыйгандыр... 

Халыктан 7 млн акча җыйган хатынны утыртканнарХалыктан 7 млн акча җыйган хатынны утыртканнар
Халыктан 7 млн акча җыйган хатынны утыртканнар

Стәрлетамак шәһәр суды "БК" кредит кулланучылар кооперативының элеккеге идарәсе рәисенә карата җинаять эше буенча хөкем карарын чыгарган.

БР прокуратурасының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, бу хатын 2015 һәм 2016 елларда Стәрлетамакта "БК" кредит куллану кооперативын җитәкләгән. Ул халыкка вкладлары күләменнән 26-36 % табыш вәгъдә итеп килешүләр төзегән. Шул ук вакытта клиентларга оешманың финанс хәлен бик тотрыклы итеп күрсәтеп, табыш алу турында ялган мәгълүмат биргән. Күз буяу өчен кайбер клиентларына процентлар түләгән.

Шулай итеп, җинаятьче 10 кешенең 7 млн сумнан артык акчасын урлап, үз мәнфәгатьләрендә кулланган. Гаепләнүче үз гаебен танымаган. Суд аңа 3 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм итү һәм гомум режимлы төзәтү колониясендә утыру рәвешендә җәза билгеләгән. Хатынны суд залында сак астына алганнар.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас