Стәрлетамакта кичә кич ике үсмер велосипедта Җиңү мәйданындагы мемориал янына килеп туктаган. Алар, Мәңгелек утка йомышларын йомышлап, ялкынны сүндергән. Һәйкәлне мәсхәрәләгән балаларны бер шәһәр кешесе күргән һәм тотарга теләгән, әмма алар качып өлгергән. Бүген һәйкәлгә “пес” иткән малайларны тоткарлаганнар. Тәртип сакчылары аларның шәхесләрен ачыклаган һәм ата-аналары белән бергә полиция бүлегенә алып килгәннәр.
Нәрсә дип акланырлар икән? Агач төбе, гаражлар, бина арты, йорт почмагы булса бер хәл. Әмма миллионлаган якташларыбыз башларын салган сугышны гәүдәләндерүче һәйкәлне болай мыскыл итү – зур хурлык һәм тәртипсезлек, тәрбиясезлек.
Чыганак: Mash Batash Telegram-каналы.