Җинаять һәм җәза
28 апрель 2024, 15:13

64 яшьлек ханым елый-елый полициягә килгән

Дистә еллар буена җыйган 2 млн акчасын ул бер минут эчендә чит кеше счетына күчереп куйган. 

64 яшьлек ханым елый-елый полициягә килгән64 яшьлек ханым елый-елый полициягә килгән
64 яшьлек ханым елый-елый полициягә килгән

Кичә Уфа полициясенә елый-елый 64 яшьлек ханым мөрәҗәгать иткән. Чит номердан шалтыратучыларны алырга ярамаганын ул яхшы белсә дә, бәйрәм чорында я берәр туганым булыр дип, бу юлы җавап биргән.

Аферистлар үзләрен хокук саклау органнары хезмәткәрләре, дәүләт хезмәтләре порталы (Госуслуги) белгечләре дип таныштырганнар һәм счетындагы акчасын кемдер урларга маташканын, ә югалтмас өчен телефонына килгән код номерын әйтергә кушканнар. Ханым бу сүзләргә ышанып, телефонында мошенниклар кушкан операцияләрне эшләгән. Нәтиҗәдә, ул 2 миллион сумнан артык акчасын югалткан. Ул үз куллары белән чит кеше счетына күчергән.

Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган. Мошенникларны эзлиләр...

Чыганак: Башинформ

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас