Җинаять һәм җәза
26 апрель 2024, 09:49

Югары уку йорты укытучысы 1,6 млн акчасын мошенникларга күчергән

Алданганын сизми дә калган... 

Югары уку йорты укытучысы 1,6 млн акчасын мошенникларга күчергәнЮгары уку йорты укытучысы 1,6 млн акчасын мошенникларга күчергән
Югары уку йорты укытучысы 1,6 млн акчасын мошенникларга күчергән

Уфада полициягә югары уку йортында укытучы булып эшләүче 49 яшьлек ир мөрәҗәгать иткән. Аңа таныш булмаган номердан мошенниклар шалтыратып, үзләрен ФСБ хезмәткәрләре дип таныштырганнар.

Укытучы исеменә кемдер кредит рәсмиләштереп тора, акчасын урламасыннар өчен, аңа тиз арада акчаны хәвефсез счетка күчерергә киңәш иткәннәр. Нәтиҗәдә, ир-ат аларның сүзләренә ышанып, 1,6 млн сумын аферистлар кесәсенә күчергән.

Соңынан гына алданганын аңлаган һәм полициягә барып, гариза язган. Әле исә җинаять эше кузгатылган.

Автор фотосы. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас