Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
26 апрель , 10:02

Әтисенең мәетен гаражда ташлап калдырган

Әстагъфирулла! 

Русия Тикшерү комитетының  БР буенча идарәсеннән.
Фото:Русия Тикшерү комитетының БР буенча идарәсеннән.

Уфада суд  37 яшьлек ир-атка карата “үтерү” маддәсе буенча хөкем карары чыгарган. БР буенча Тикшерү комитеты идарәсендә хәбәр итүләренчә, 2023 елның 3 октябрендә  республиканың хокук саклау органнарына гаражда пычак белән яраланып беткән 60 яшьлек ир гәүдәсенә тап булу турында хәбәр килгән. Хокук сакчылары мәрхүмнең улының җинаятькә катнашлыгы булуны ачыклаган, әмма бу вакытка инде ул, качып, Самара өлкәсенә кадәр барып җиткән, анда аны җирле ЮХХДИ хезмәткәрләре тоткарлаган.

Тикшерү версиясе буенча, узган елның 2 октябрендә  мәрхүм ир улы белән гаражга килгән, ата кеше улын  акча тота белмәве һәм зур процентлы кредит  алуда гаепләгән, ир-атлар  ызгышып киткән. Бу сүзләргә ачуы килгән улы, гаражда булган пычакны алып, әтисенә күптөрле җәрәхәтләр салган. Ире кайтмагач, хатыны борчылган. Ир энесе белән әтисен эзләшергә “ярдәм иткән”. Икенче көнне  энесе әнисе белән мәрхүм ирнең гәүдәсенә тап булган. Үтерүче шунда җинаять урынына килгән, әмма күп тә үтми машинасына утырып кача.

Суд аны 6 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм иткән. Хөкем карарын ул каты режимлы колониядә үтәячәк.

Кеше үтергән өчен нибары 6 ел... Бик аз түгелме ул? 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: