Рус телендә сөйләшә белмәгән биш мигрант Уфа фән һәм технологияләр университетында бу предметтан имтиханны “яхшы” билгесенә тапшырган. Рәсми рәвештә безнең илдә эшләр өчен мигрантлардан телне, тарихны һәм законнарны белгәнне раслаучы сертификат таләп ителә. Университет преподавательләре, “жи-ши”ны аермауларына һәм “да нет наверное” сүзтезмәсенең мәгънәсен белмәүләренә карамастан, чит ил кешеләренә документ биреп чыгарганнар. Шулай итеп, гастарбайтерлар Русиядә бәхетле тормыш төзергә юлланган.
Пятеро мигрантов, которые не говорят на русском, на отлично сдали экзамен по этому предмету в УУНиТе. Рассказываем, в чём секрет.
Соңрак чит ил кешеләре урынына имтиханнарны курганлылар тапшырганлыгы ачыкланган. Алар ук үзбәкләргә Русия чиген законсыз үтеп керергә дә булышкан. Әлбәттә, бушка түгел. Тапкыр эшкуарларны хөкем иткәннәр инде, ә Курган өлкәсе прокуратурасы безнең вуздан тестлар нәтиҗәләрен гамәлдән чыгаруны таләп иткән.
Чыганак: Mash Batash Telegram-каналы.