Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб пенсионерларны 9 майга мошенникларның ялган түләүләре турында кисәтте. Ул аферистларның яңа схемасы хакында сөйләде.
"9 майга барлык тиешле түләүләр проактив режимда өстәмә шалтыратуларсыз башкарыла. Димәк, түләүләр пенсионерның счетына килә. Бернинди кире элемтә каралмаган, мәсәлән, шалтыратып, сдача яки тагын нәрсәдер бирергә, ниндидер акча күчерергә, ниндидер код әйтергә куштылар ди – боларның берсен дә эшләргә кирәкми”, – дип белдерде депутат.
“Иң мөһиме, шуны истә тотарга кирәк: социаль фондтан беркем дә карта номерын, код номерын, тагын ниндидер шәхси мәгълүматны белер өчен шалтыратмаячак”, – ди Светлана Бессараб.
"Әгәр сездән счет номеры, карта номерын сорасалар, шунда ук трубканы куегыз. Әгәр инде теләгегез булса, “Госуслуги” порталының шәхси кабинеты аша яки заманча технологияләргә ия булган туганнарыгыз аша ачыклый аласыз. Иң мөһиме – шалтыратучы белән сөйләшмәгез, турбканы куегыз", – диде ул.
Моңа кадәр челтәрдә кибератакалар, мошенниклык очракларын һәм югары технологияле җинаятьләрне ачыклау һәм тикшерү буенча компаниянең (F.A.C.C.T.) әйдәүче аналитигы Евгений Егоров Русиядә мошенниклар Җиңү көне алдыннан өлкәннәрдән акча тартып алуның яңа схемасын булдырганнар, дип хәбәр итте. Бу схема бәйрәм уңаеннан акчалата түләүләр вәгъдә итүгә нигезләнгән, диде ул.
Чыганак: lenta.ru