Җинаять һәм җәза
24 апрель 2024, 08:07

Исерек ир Уфа аэропортында җәнҗал куптарган

Аэропорт һәм самолет салоны кәеф-сафа кора торган урын түгел. 

Ләйсән Каспранова.Ләйсән Каспранова.
Фото:Ләйсән Каспранова.

Уфа район суды Стәрлетамакта яшәүче иргә карата “көч куллану һәм власть вәкиленә карата көч куллану белән янау“ маддәсе буенча хөкем карары чыгарды.   

Суд ачыклавынча, 2023 елның ноябрендә Уфа аэропортында авиакомпания вәкилләре 35 яшьлек ир-атны һәм аның юлдашын рейска кертмәгән, чөнки алар исерек булган. Транспорт полициясе хезмәткәрләре исерек пассажирларны тоткарлаган. Аларны полиция бүлмәсенә шартларны ачыклау һәм административ протокол төзү өчен алып барганда, ир-ат тәртип сакчыларының берсенә суккан, аңа тән җәрәхәтләре китергән һәм икенче хезмәткәргә сугарга маташкан.

Суд гаепләнүчене 7 айга ирегеннән мәхрүм итү җәзасын билгеләде. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас