Җинаять һәм җәза
23 апрель 2024, 18:01

Машина белән сәүдә итүче 16 яшьлек "эшкуар"ларны кулга алганнар (Видео)

Балада акча эшләү теләге булу яхшы, әлбәттә, ләкин бу бизнеска алар иртәрәк тотынганнар шул. 

Машина белән сәүдә итүче 16 яшьлек "эшкуар"ларны кулга алганнар (Видео)Машина белән сәүдә итүче 16 яшьлек "эшкуар"ларны кулга алганнар (Видео)
Машина белән сәүдә итүче 16 яшьлек "эшкуар"ларны кулга алганнар (Видео)

Уфа урамында юл-транспорт һәлакәтләре инспекторларының игътибарын ике «ВАЗ-2107» автомобиле җәлеп иткән, чөнки руль артында яшүсмерләр булган. 16 яшьлек егетләрнең сүзләренчә,алып сату өчен очсыз иске машиналарны алар үз акчаларына сатып алганнар.

Әти-әниләрен чакыртып, яшь "шофер"ларга карата "машина йөртү хокукы булмаган килеш транспорт чарасы белән идарә итү" маддәсе буенча административ материаллар төзелгән. Аның буенча 15 мең сумга кадәр штраф каралган.

Моннан тыш, ата-аналары балигъ булмаган балаларын тәрбияләү бурычын үти алмаганнары өчен җаваплылыкка тартылачак.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас