Җинаять һәм җәза
22 апрель 2024, 20:30

Дустының башына отвертка кадаган

Ә ул үлмәгән. 

Айрат Рәхмәтуллинның Телеграм-каналыннан.Айрат Рәхмәтуллинның Телеграм-каналыннан.
Фото:Айрат Рәхмәтуллинның Телеграм-каналыннан.

Күмертауда дусларның кәеф-сафа корып утырулары бер ир-атның башына отвертка кадау белән тәмамланган. Хәл болай булган. Ахирләр фатирда ял иткән, әмма  хәмер белән булган ныклы мөнәсәбәтләр дуслар компаниясен талаштырган. Ир-атларның берсе, кулына отвертка алып, 44 яшьлек дустының башына кадаган. Җәрәхәтләнгән ирне авыр хәлдә дәваханәгә алып киткәннәр.

Бу хакта БР сәламәтлек саклау министрлы Айрат Рәхмәтуллин да үзенең социаль челтәрләрендә язып чыккан.

Компьютер томографиясе вакытында отвертканың кечкенә мигә зыян салып, баш миен кан белән тукландыра торган эре кан тамырларына тияргә нибары 1 мм калганлыгы ачыкланды.  Табиблар, ирнең баш сөягенә трепанация ясап, ашыгыч операция ярдәмендә ят җисемне алганнар. Хирургик процедура бер сәгатькә якын дәвам иткән”, – дип язган ведомство җитәкчесе.

Әлеге вакытта авыруның хәле канәгатьләнерлек, ул травматология бүлегендә дәвалана.

Менә бит, гомере бетмәгән, күрәсең! Табибларга да баш ияргә кирәк бу очракта. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас