Җинаять һәм җәза
22 апрель 2024, 03:49

Абыйсы сеңлесен мәсхәрәләүдә гаепләнә

Кая бара бу дөнья?!

Бишбүләк районара суды балигъ булмаган яшьтәге үсмергә карата ике айга сак астына алу чик чарасын сайлаган. Ул үтә дә авыр җинаятьтә – 14 яше тулмаганга карата җенси характердагы көчләү гамәлләре кылуда – гаепләнә. Аңа  20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.

Әлегә билгеле булуынча, 22-25 февральдә үсмер сеңлесе белән өйдә булганнар.

“Ул 12 яше тулмаган  сеңлесенең бәләкәй булуын һәм  кече яшьтә булу сәбәпле аның белән кылынган гамәлләрнең асылын аңламавын, абыйсына актив каршылык күрсәтә алмаганлыгын, ягъни беркемгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәвен белгән. Балигъ булмаган үсмер, алдан уйлап, үзенең физик һәм психик өстенлеген күз уңында тотып, җенси азгынлыгын канәгатьләндерү максатында, кече яшьтәге сеңлесенең ихтыяры һәм теләгенә каршы берничә тапкыр аны көчләгән”, – диелә судның матбугат хезмәтендә.

Суд карары әле үз көченә кермәгән. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас