Нефтекамада яшәүче 34 яшьлек ир мошенниклардан алдангач, полиция бүлегенә барып гариза язган.
20 апрель кичендә ул интим хезмәтләргә заказ бирү өчен белдерү буенча шалтыраткан. Җавап бирүче менеджер иргә 7 мең сумны алдан түләргә кирәклеген аңлаткан. Телефон аферистының сүзләренә ышанып, сумманы күчергән, тик чакырылган кунагы килмәгәч, ир үзенең алданганын аңлаган.
Эчке эшләр министрлыгының БР буенча матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, узган тәүлектә Эчке эшләр органнарына алдау турында 13 гариза килгән.
Автор фотосы.