Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
19 апрель , 10:06

Карак Затон бистәсендәге мәчетне талап чыккан (ВИДЕО)

Видеоны карагыз әле, бәлки,  танырсыз ул мәлгуньне? 

Уфаның Затон бистәсендә мәчетне талаганнар. Бер ир, мәчет бинасына кереп (тәүдә ул тәрәзәне ватмакчы булган, әмма булдыра алмагач, ишек биген ачкан) хәер-садакалар  өчен тәгаенләнгән тартманы күреп, акчаларны алып чыккан. Дөрес булса, ул 100 мең сумга якын акчаны урлаган. БР буенча Эчке эшләр министрлыгында  җинаятьчене эзләүләрен белдергәннәр.

“Русия Эчке эшләр министрлыгы Уфа буенча идарәсенең 4нче санлы полиция бүлегенә билгесез ир-атның Әхмәтов урамындагы мәчеткә кереп, хәр-садакалар тартмасыннан акчаларны урлавы турында хәбәр килде. Әлеге вакытта полиция хезмәткәрләре каракны эзли”, – диләр ведомствода.

Мәчеттә караклык кылырга ничек намусы җитте икән, оятсызның?! 

Чыганак: Mash Batash Телеграм-каналы. 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: