Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
18 апрель , 07:34

Нахакка төрмәдә утырып чыккан Фәтхулла Исхаков ярдәм сорый

Бу коточкыч гаделсезлек  турында без язган идек инде. 

Кеше җинаяте өчен нахакка 13 ел төрмәдә утырып чыккан Уфада яшәүче пенсионер Фәтхулла Исхаков ярдәм сораган. Ул массакүләм мәгълүмат чараларына видеомөрәҗәгать яздырган.

Исегезгә төшерәбез, реабилитациягә ирешкән пенсионер дәүләттән әхлакый  зыян өчен 450 миллион сум  компенсация алырга теләгән иде. Ленин район суды бу аның бу таләбен канәгатьләндерде, әмма компенсация күләмен 31,6 миллион сумга кадәр киметте. Моннан соң Фәтхулла Исхаков БРның Югары судына мөрәҗәгать итте, ул исә бу сумманы тагы да ныграк киметте,  2 миллион сумга кадәр. Бүгенге көндә пенсионер журналистларга мөрәҗәгать итеп, бу хәл турында мөмкин кадәр күбрәк язуларын һәм күрсәтүләрен үтенә.

Исхаков фикеренчә, эш бер нигезсез тоткарлана. Фәтхулла Исхаков кеше ярдәмсеннән башка хәрәкәтләнә алмавын әйтә. Реабилитацияне 65 ел көттем, ди ул.

“Тәмугтай каты режимда 15 елга якын булдым. Компенсация алырга теләдем. Мине аклауга инде бер ел үтте, 11 суд утырышы узды, әмма мәсьәлә һаман хәл ителми. Барлык жрналистларга, массакүләм мәгълүмат чараларына мөрәҗәгать итәм, зинһар миңа, беренче төркем инвалидына ярдәм итегез. Һәр суд утырышын нигезсез һәм сеәбәпсез бер айга күчерәләр. Оятсызлык бит бу, болай була алмый”, – дип сукрана пенсионер. 

Чыганак: UfaTime

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: