⠀Бу күңелсез хәл Уфаның 17 нче хастаханәсендә булган. Яңа туган сабые елаганына сукранып, түзалмыйча, аңа суккан вакытта бүлмәдәше видеога төшереп алган.
Кадрларда күренгәнчә, бала көйсезләнгәнгә яшь әнинең ачуы килә. Ул аңа усал тавышы белән: "Нәрсәгә акырасың, мин бит монда!"- ди. Кайсыдыр җиренә суккан тавыш ишетелгәннән соң, видео өзелә.
"Бу мәгълүмат Уфаның Орджоникидзе районы прокуратурасына барып җиткән, полиция бүлегенә дә хәбәр ителгән. Дәваханәдән соң опека органыны һәм баланың яшәгән урынына караган поликлиниканың баш табибына хәбәр ителәчәк", - дигәннәр Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Фото: Видеодан скриншот.