Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
17 апрель , 16:06

Үзе төргәкләргә тутырган, үзе закладкалар куеп йөргән

Җиңел акча эшләргә теләүчеләр һәрчак булган һәм бар...

БР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан.
Фото:БР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан.

 Нефтекамада оперативниклар 37 яшьлек ир-аттан 5,5 кг.нан артык синтетик наркотиклар тартып алган. Ир наркотикларның законсыз әйләнеше белән шөгыльләнгән. Тоткарланган ир наркотикларны үзе төргәкләргә бүлгәләп, закладкалар ясап йөргән.

БР буенча Эчке эшләр  министрлыгы хәбәре буенча, бу ир интернет аша  наркотик матдәләрнең эре партияләренә заказ ясаган, үз  машинасында  икенче шәһәргә барып, яшерен урыннардан товарны алып кайткан. Аннары кечкенә төргәкләргә булгәләп, Нефтекамада закладкалар куеп чыккан. Шул ук вакытта ул, закладкаларны геолокация ярдәмендә фотога төшереп, кулланучыларга очрашмыйча гына   наркотик матдәләр “саткан” –  “товар” өчен акча исәпкә күчкәч кенә закладка куелган координаталы фотоларны  кешеләргә җибәргән.

Наркотикларның законсыз әйләнешен контрольдә тотучы бүлек оперативниклары бу ирне фатиры бусагасында тоткарлаганнар. Ир нәкъ шул мизгелдә чираттагы “товарын” таратырга чыгып барган булган. Тентү вакытында  аңарда наркотиклар тутырылган 25 кечкенә төргәк тапкыннар. Фатирында тагын 5,6 килограммнан артык синтетик наркотиклар ачыкланган. Җинаять эше кузгатылган. Шикләнелүчене сак астына алганнар.

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: