Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
12 апрель , 13:08

Коточкыч: Уфа үзәгендә бер ир үзен пычак белән кискәләгән (ВИДЕО)

Тоткарлаган арада  ике полицейскийны да чәнечкән.  

SHOT Telegram-каналы видеосыннан скриншот.
Фото:SHOT Telegram-каналы видеосыннан скриншот.

Уфаның Карл Маркс урамында полицейскийлар каза күргән вакыйга теркәлгән. Әлеге сәгатькә билгеле булуынча, шәһәр үзәгендә  кулына пычак тоткан (һәм аны ара-тирә  үзенең муенына терәгән)  адекват булмаган ир-ат йөргән. Аны наркотиклар куллангандыр, дип шикләнәләр. Шаһитлар полиция чакырткан.

Ир-атны тоткарлаганда ул үзенең йөзен кискәләгән. Кайсыбер чыганаклар ир хәтта  үзенең бит очын кисеп алган, дип язалар. Соңыннан ул Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә ташланган. Ике полицейский җәрәхәтләнгән, ди. Адекват булмаган ирне тоткарлар өчен бер полицейский табель коралыннан аткан. Башта кисәтеп һавага аткан, аннары котырынган ир-атка.

Вакыйга урынына килгән ашыгыч ярдәм медиклары ирне һәм бер полицейскийны дәваханәгә алып киткән.  Икенче полицейский җиңелчә җәрәхәтләнгән, ул госпитализациядән баш тарткан, дип яза SHOT Telegram-каналы. 

Чынлап та наркоман булганмы ул, әллә психик авыруы көчәйгән бер адәмме? Соңрак ачыкланыр...

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: